Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Татарстан икътисады үсешен 2022 елда кимендә 3,6 процент итү бурычын куйды
«Безнең стратегия — 2030 елга 5 триллион сум күләмендә тулай төбәк продуктына чыгу», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда 2021 елда икътисадның тернәкләнү үсеше 3,8 процент булган, тулай төбәк продукты күләме 3,3 триллион сумны тәшкил иткән.
Хәзер тупланган динамиканы ныгыту мөһим, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Икътисад министрлыгы коллегиясендә.
«Агымдагы елга планнар җитди — 103,6 проценттан да кимрәк түгел. Бу безнең минимум, чөнки безнең стратегия — 2030 елга 5 триллион сум күләмендә тулай төбәк продуктына чыгу», — диде Татарстан җитәкчесе.
Ул тармак министрлыкларына һәр предприятиенең икътисади үсеше өчен резервларны җентекләп анализларга кушты.
«Хакимиятнең барлык дәрәҗәләре өчен төп икътисади бурыч — инвестицион активлыкны стимуллаштыру. Еллык инвестицияләр үсеше кимендә 5 процентны тәшкил итәргә тиеш», — дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз