news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов кайбер район башлыкларын бизнеска ярдәмне аз күрсәтүләре өчен тәнкыйтьләде

Бизнес үсеше белән начар шөгыльләнгән һәм хаклы рәвештә рейтингның азагында торган районнар дип, Татартан Президенты Кайбыч, Әгерҗе, Аксубай һәм тагын берничә районны атады.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәмне аз күрсәткән районнарны атады.

Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү белән начар шөгыльләнүче районнар бар, ә муниципаль сәнәгать парклары резидентлары тиешле ярдәм чараларын ала алмый. Бу җитешсезлекләрне анализларга һәм эштә исәпкә алырга кирәк, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Икътисад министрлыгы коллегиясендә.

«Башлыклар эшенең нәтиҗәлелеге инвестицияләр җәлеп итү, кече һәм урта эшмәкәрлекне, сәнәгать паркларын үстерү динамикасы белән билгеләнә. Кече һәм урта эшмәкәрлекне системалы рәвештә үстерү белән шөгыльләнүче районнар социаль-икътисади үсеш рейтингында алдынгы урыннарны били. Болар - Тукай, Югары Ослан районнары, Казан, Чаллы. Шул ук вакытта бизнес үсеше белән начар шөгыльләнгән һәм хаклы рәвештә рейтингның азагында торган районнар да бар. Бу - Кайбыч, Әгерҗе, Аксубай һәм тагын берничә район бар. Мин алардан артта калуның сәбәпләрен җентекләп анализлауны сорар идем», — диде ул.

Президент район башлыкларына эшмәкәрлек өчен шартлар тудырырга кирәклегенә игътибарны юнәлтте. «Сезнең һәрбер территориягездә инициативалы, сәләтле кешеләр күп. Аларны бу процессларга җәлеп итәргә кирәк», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

Татарстан Президенты районнарның икътисадын үстерү өчен сәнәгать паркларының резерв булып торуын искәртте. Аларның резидентлары тарафыннан сәнәгать җитештерүе күләменең 10 проценты формалаша, 2021 елда 7 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100