news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Куклачев Миңнехановтан Татарстан мәктәпләрендә «Изгелек дәресләре» оештыруны сорады

Танылган мәчеләр өйрәтүче «Уроки доброты и самопознания» китабын татар теленә тәрҗемә иттергән.

Куклачев Миңнехановтан Татарстан мәктәпләрендә «Изгелек дәресләре» оештыруны сорады
«Татар-информ» архивы

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Танылган мәчеләр өйрәтүче Юрий Куклачев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан Мәскәү үрнәге буенча Татарстан мәктәпләрендә «Изгелек дәресләре» оештыруны сорады. Алар Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге медиаклубы утырышында очрашты.

«Бу программаның мәктәпләрдә шәхси тәртиптә түгел, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдәге кебек дәүләт дәрәҗәсендә булуын үтенәм», — диде Юрий Куклачев.

Куклачев Иннополис шәһәрендә алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, бу Татарстанда кешеләр һәм аларга уңайлыклар тудыру турында уйлыйлар дигән сүз.

Ул «Уроки доброты и самопознания» авторлык китапларының татар теленә тәрҗемә ителүен сөйләде.

«Рус теле яхшы икәнен аңладык, әмма традицияләрне сакларга кирәк. Балалар сөйләшә һәм аңлый алсын өчен «Уроки доброты» китапларын татар теленә тәрҗемә иттердек.

news_right_1
news_right_2
news_bot