news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Нурлат шикәр заводына инвесторларны җәлеп итәргә чакырды

Татарстан Президенты район җитәкчелегенә кешеләрне эшкә урнаштыру буенча эшне оештырырга кушты.

Рөстәм Миңнеханов Нурлат шикәр заводына инвесторларны җәлеп итәргә чакырды
tatarstan.ru

(Нурлат, 17 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көндәшлеккә сәләтле булмаган Нурлат шикәр заводына инвесторларны җәлеп итү кирәклеге турында белдерде. Бу хакта ул Нурлат районы Советы утырышында әйтте.

«Бу кешеләрне ничек җәлеп итә алуыбызны карарга кирәк. Сәнәгать мәйданчыгын куллану мәсьәләсен, анда нинди инвесторларны җәлеп итә алуны уйларга кирәк. Бу, бәлки, предприятиенең чишмә башында торган кешеләр өчен авыр булыр, әмма без кешеләр эшле булсын өчен бөтен шартларны тудырырга тиеш», — диде ул.

Бүгенге көндә «Нурлат шикәр заводы» ЯАҖ рентабельсез санала. Җиһазларның нык тузуы һәм аз йөкләнеш аркасында җитештерелә торган шикәр комының үзкыйммәте югары була. Хәзер заводны консервацияләү һәм штатны кыскарту бара. Хезмәткәрләрнең бер өлеше башка предприятиеләргә күчәчәк. Район хакимияте аларга бу эштә ярдәм итә, шулай ук үз бизнесларын ачканда эшчеләргә ярдәм итәргә әзер, дип белдерде район башлыгы Алмаз Әхмәтшин.

Районда хезмәт хакы, тулаем Татарстан буенча караганда, бераз кимрәк, әмма 24 предприятиедә минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булуы борчу тудыра, диде ТР Президенты. «Бу сигнал, конвертлы түләүләр бар яки предприятиеләр банкротлык алдында тора. Болар барысы да безнең гражданнар керемендә чагыла», - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов.

Нурлат районы шулай ук аграр секторда күрсәткечләрне яхшырта ала. Татарстан Республикасы Президенты суган үстерүгә игътибар итәргә тәкъдим итте. «Сезнең район һәрвакыт суган үстерү белән шөгыльләнде. Бу традицияне яңартуны карарга кирәк. Бу да шулай ук керем. Безнең халык өчен яхшы мөмкинлек», - дип өстәде ул.

Узган ел районның тулай территориаль продукты 1,3 процентка арткан һәм 64 млрд сум тәшкил иткән. «Аны формалаштыруга (77 процент чамасы) иң зур өлешне нефть чыгару һәм нефть сервисы компанияләре кертте. Төяп җибәрелгән сәнәгать продукциясе күләме 32,2 млрд сум тәшкил итте», - дип сөйләде Әхмәтшин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100