Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мишустин министрларга төбәкләргә барырга, проектларны контрольдә тотарга кушты
РФ Хөкүмәтендә министрлар һәм вице-премьерларның Россия төбәкләренә бару графигы төзеләчәк.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин РФ Хөкүмәте әгъзаларына илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышы белән шәхсән танышу өчен төбәкләргә бару графигын төзергә кушты. Бу хакта бүген РФ Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәсендә хәбәр итте.
«Хезмәттәшләр, урыннардагы реаль хәлне аңлау өчен, анда мөмкин кадәр ешрак булырга кирәк. Шуңа күрә мин төбәкләргә сәфәремне дәвам итәчәкмен һәм якын арада үз графигы турында сезгә хәбәр итәрмен. Һәм сездән дә, шулай ук министрларны, федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләрен кешеләр белән ешрак аралашуны һәм регионнарга йөрүне сорар идем», — диде Мишустин.
Аның сүзләренчә, сәфәрләр РФ Хөкүмәте әгъзаларына шәһәр һәм авылларда яшәүчеләрне нинди проблемалар борчый дигән реаль күзаллауга ия булу өчен кирәк. «Сезгә, хөкүмәтнең хөрмәтле урынбасарлары һәм әгъзалары, төбәкләргә, иң беренче чиратта, проблемалы урыннарга баруны һәм безнең ярдәм таләп итә торган киеренке нокталар турында хәбәр итүне йөклим. Һәрберегезнең, шулай ук министрларның сәфәр графигын әзерләвегезне сорыйм, шул исәптән илкүләм проектларның ничек үтәлешен шәхсән контрольдә тотуыгызны да», — диде Мишустин.
Россия Премьер-министры катлаулы социаль-икътисади вазгыять булган төбәкләрдә булуга басым ясарга кушты.
Илкүләм проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан башлап Россия Федерациясендә гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз