news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Бердымөхәммәдов белән ике арадагы хезмәттәшлек юллары хакында фикер алышты

ТР Президенты Казан Кремлендә Төрекмәнстанның сәнәгать һәм төзелеш производствосы министрын кабул итте.

Миңнеханов Бердымөхәммәдов белән ике арадагы хезмәттәшлек юллары хакында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Татарстан һәм Төрекмәнстанның товар әйләнеше күләмен арттыру өчен зур мөмкинлекләре бар, нефть чыгару, машина төзелеше, энергетика, фармацевтика, авыл хуҗалыгы кебек өлкәләрдә дә шактый потенциал тупланган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның сәнәгать һәм төзелеш производствосы министры Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашуда шул хакта хәбәр итте.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Казанга ике көнлек эш сәфәре белән Төрекмәнстанның сәнәгать һәм төзелеш производствосы министры килде.

Кунакны Казан Кремлендә сәламләп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә шәхси игътибар күрсәткәне өчен Төрекмәнстан җитәкчесе Гурбангулы Бердымөхәммәдовка рәхмәт сүзләрен җиткерүне сорады. «Узган елның июнь аенда Сабантуй бәйрәмендә Төрекмәнстан Президентын Татарстанда кабул итү безнең өчен зур вакыйга булды, үз чиратымда, мин дә сезнең илдә еш булырга тырышам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты шулай ук төрекмән коллегаларын «Аваза» Милли туристлык зонасында Беренче Каспий икътисади форумының уңышлы үткәрелүе белән котлады. Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан вәкилләрен быел июнь аенда Татарстан башкаласында узачак «KazanSummit» халыкара саммитында катнашырга чакырды.

Татарстан Президенты сүзләренчә, ике республиканың сәнәгать предприятиеләре арасында ныклы эшлекле элемтәләр булдырылган, багланышларны киңәйтү өчен Татарстан-Төрекмәнстан эшче төркеме төзелгән.

«Узган елның 9 ае нәтиҗәләре буенча ике арадагы товар әйләнеше артты. Нефть ятмаларын эзләү, нефть чыгару, газ транспортировкалау, автомобиль-, авиа- һәм судно төзелеше, энергетика, химия продукциясе белән тәэмин итү, фармацевтика, медицина, төзелеш, агросәнәгать комплексы, инновацияләр һәм мәгълүмати технологияләр кебек юнәлешләрдә элемтәләрне үстерү өчен шактый потенциал тупланган», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты кыскача гына төбәкнең икътисади һәм инновацион потенциалы хакында сөйләде. Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Татарстанга сәфәре өчен Төрекмәнстанның сәнәгать һәм төзелеш производствосы министрына рәхмәт белдерде һәм әлеге визитның ике арадагы хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим адым булачагына ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100