news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Тукай исемендәге аэропортны бизәү буенча биш проект белән танышты

Татар шагыйре исеме бирелгән «Казан» халыкара аэропортына иң яхшы дизайн өчен кичә иҗтимагый онлайн-тавыш бирү башланды.

Рөстәм Миңнеханов Тукай исемендәге аэропортны бизәү буенча биш проект белән танышты
архив/Рамиль Гали

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Бүген иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемен алган Казан аэропортын бизәү буенча биш эскиз проектын карады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биргәндә әйтте.

«Бүген иртән без аэропорт тәкъдим иткән барлык проектларны карадык. Биш вариант бар. Рөстәм Нургалиевич бу мәсьәләдә җәмәгатьчелек фикеренә йөз тота, үз тәкъдимнәренә өстенлек бирми, — диде Галимова. - Асылда, аңа барлык проектлар да бик кызыклы тоелды».

Габдулла Тукай исеме бирелү уңаеннан кичә «Казан» халыкара аэропортын иң яхшы бизәү өчен онлайн-тавыш бирү башланды. Иҗади төркемнәр бизәүнең биш вариантын эшләгән. Болар - «Тукай илһамчысы», «Шигъриятнең көмеш җепләре», «Тукай нуры», «Карлыгач артыннан бар», шулай ук «Тукай юлы». Ошаган вариант өчен тавышны дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштырулар» бүлегендә яки сылтама буенча бирергә мөмкин.

«Казан» аэропортын бизәү ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү көненә, ягъни бу елның 30 августына тулысынча төгәлләнәчәк.

2018 ел ахырында федераль телевидениедә туры эфирда «Россиянең бөек исемнәре» проектына йомгак ясадылар. «Казан» халыкара аэропортына Габдулла Тукай исемен бирделәр, ә Татарстанның «Бигеш» аэропортына Николай Лемаев исеме бирелде. Лемаев Түбән Камага һәм җирле химия сәнәгатенә нигез салучыларның берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100