news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Исерек шоферларны машина йөртү хокукларыннан шунда ук мәхрүм итәргә кирәк

Ел башыннан республика юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә барлыгы 200дән артык кешенең гомере өзелгән, аларның һәр дүртенчесе исерек шоферлар гаебе аркасында һәлак булган.

Миңнеханов: Исерек шоферларны машина йөртү хокукларыннан шунда ук мәхрүм итәргә кирәк

(Казан, 16 декабрь,«Татар-информ», Елена Сәлахова). Исерек килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр — җинаятьчеләр, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында.

Утырышта Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин 2020 елның 11 аенда 200дән артык кеше юл-транспорт һәлакәте корбаны булганлыгын әйтте. Аларның һәр дүртенчесе исерек шоферлар гаебе аркасында һәлак булган.

Хохоринның докладын тыңлап, Рөстәм Миңнеханов исерек шоферларга җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итте.

«Әгәр кеше исерек килеш руль артына утыра икән - бу бит куркыныч кеше. Бу җинаятьче. Без моңа чик куярга тиеш. Исерек шоферларны кызганырга ярамый, аларны машина йөртү хокукларыннан шунда ук мәхрүм итәргә кирәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100