news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Измир шәһәре мэры Тунч Сойер белән очрашты

Измир мэры Казанга Татарстан рәссамы Раиф Төхвәтуллинның һәм төрек рәссамы Зәки Сербестның (Измир) эшләре күргәзмәсен ачу тантанасында катнашу өчен килде.

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Измир шәһәре мэры Тунч Сойер белән очрашты
tatatrstan.ru

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Измир шәһәре (Төркия Республикасы) мэры Тунч Сойер белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Сойер әфәндегә Татарстанга визиты өчен рәхмәт әйтте һәм Татарстан-Төркия эшлекле мөнәсәбәтләренең ныгый һәм үсә баруына ышаныч белдерде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Измир мэры Казанга «Мәдәният күперләре» Татарстан рәссамы Раиф Төхвәтуллинның һәм төрек рәссамы Зәки Сербестның (Измир) эшләре күргәзмәсен ачу тантанасында катнашу өчен килде.

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Тунч Сойер әфәнде Казан мэры Илсур Метшин белән очраша, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы белән таныша, Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очраша.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100