news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда иң тәмле коймакны кайда пешерүләрен әйтте

Татарстан Президенты Мәскәүдә федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион очрашу уздырды.

Рөстәм Миңнеханов Казанда иң тәмле коймакны кайда пешерүләрен әйтте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Хуҗабикә борынгы рецептлар буенча камыр әзерләп, аны мичтә пешергәндә, иң тәмле коймак була. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә медиаклуб утырышында белдерде.

Татарстан Президенты белән әңгәмә барышында тамырлары Казаннан булган мәскәүлеләр республика җитәкчесеннән Бауман урамында СССР чорыннан ук тәмле коймак пешерә торган урынны саклап калуны үтенделәр.

Рөстәм Миңнеханов Бауманда коймак ашап карамаганын әйтте. «Мин анда коймак ашамадым, ләкин сезнең сораудан соң кереп карарга тырышачакмын. Мин беләм, «Татар утары»нда бик яхшы коймак бар, анда чын коймак. Ярминкәләрдә дә күчмә мичләр бар... чын татар коймаклары булсын өчен берничә шарт кирәк. Махсус рецепт камырыһәм мич булырга тиеш. Бу – үзенчәлекле технологик процесс», - диде республика җитәкчесе.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Медиаклуб 2010 елның декабрендә оештырылды. Ул йөздән артык журналистны – Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерде. Аларның кайсыларыдыр Татарстанда туган, республикада укыган, эшләгән яисә милләте буенча татар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100