news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Люксембургның РФдәге илчесе белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов, Татарстанга игътибар күрсәткән өчен, Пьер Ферринг йөзендә Люксембург җитәкчелегенә рәхмәт белдерде

 (Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембургның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг белән очрашты. Шулай ук ТР Хөкүмәте Йортындагы очрашуда ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кабиров катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстанга игътибар күрсәткән өчен, Пьер Ферринг йөзендә Люксембург җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. ТР Президенты үткән елда Премьер-министр җитәкчелегендә Бөек Герцоглык бизнес-делегациясенең республикада булганлыгын искәртеп үтте.
Бүгенге очрашу барышында Татарстан белән Люксембургның хезмәттәшлек мәсьәләләре, перспектив юнәлешләр турында сөйләштеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot