news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Иң нәтиҗәле ярдәм — бизнесменнарга онлайн эшләргә мөмкинлек бирү

Республика эшмәкәрләре үз товарларын зур маркетплейсларда тәкъдим итә ала.

Рөстәм Миңнеханов: Иң нәтиҗәле ярдәм — бизнесменнарга онлайн эшләргә мөмкинлек бирү
Владимир Васильев

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Коронавирус вазгыяте Татарстан сайлаган электрон сәүдә стратегиясенең урынлы һәм нәтиҗәле булуын күрсәтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашуда шундый фикер белән уртаклашты.

«Безнең күз алдында бизнесның җитди трансформациясе, цифрлы мохиткә күчү бара. Безне яңа идеяләр һәм карарлар көтә. Яңа сәүдә базарларын тәэмин итү республика эшмәкәрләренә иң нәтиҗәле ярдәм булып тора», — диде Татарстан Президенты.

Татарстанда өч меңнән артык сатучы үз товарларын онлайн тәкъдим итә. Республика территориясендә барлыкка килгән Ozon, Wildberries, X5 Retail Group кебек зур маркетплейсларның яңа логистик үзәкләре электрон коммерция үсешенә этәргеч булды. Татарстан эшмәкәрләре бизнесны онлайн яки офлайн алып бара ала. Коронавирус сәбәпле, республикада яңа чикләүләр кертү планлаштырылмый.

«Бөтен система эшләргә тиеш. Шул ук вакытта авыру таралуга юл куймас өчен без Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) таләпләрен үтәргә тиеш. КАМАЗ, «Татнефть» һәм башка эре компанияләрне үрнәк итеп куябыз. Кече һәм урта бизнес өчен бу таләпләрне үтәү күпкә җиңелрәк», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Президенты Covid-19 пандемиясеннән зыян күрүчеләргә ярдәм ихтыяҗы булу-булмау турында фикер алышу өчен эшмәкәрләр белән очрашты. Очрашуда хакимият органнары, хокук саклау органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100