news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Россия Хөкүмәтеннән хезмәт хакына кредит алу шартларын йомшартуны сораячак

Татарстан бизнесменнары ташламалы кредит алырга һәм персоналның 90 процентын түгел, ә 60 процентын саклап калырга тели.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Кече һәм урта бизнес хезмәткәрләрне саклап калу өчен ташламалы кредит шартларын йомшартуны сорады. Элек персоналның 90 процентын саклап калган очракта 2 процентлы кредитны түләтмиләр иде. Киләчәктә бизнесменнар хезмәткәрләрнең 60 процентын гына саклап калган очракта да бурычны түләтмәүләрен тели. Эшмәкәрләр Татарстан Президентына шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте һәм Дәүләт Думасы белән бергә бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә итте.

Россия Президенты Владимир Путин эшмәкәрләргә мәшгульлекне саклап калу өчен ярдәм итәргә кредит алуның үзенчәлекле шартларын тәкъдим итте. Программа 1 июньдә эшли башлады. Программа эшләү дәвамында предприятие хезмәткәрләрнең 90 процентын саклап кала икән, кредит һәм аның процентлары буенча бурыч тулысынча юкка чыгарыла. Әгәр оешма персоналның 80 процентын саклап калса, кредитның һәм аның буенча процентның яртысын түләмәү хокукы бар.

Без чикләүләр режимында эшлибез. Безнең табыш кимеде, безгә хезмәткәрләрне – официант һәм аш әзерләүчеләрне саклап калырга бик кыен, әмма без беркемне дә эштән азат итәргә теләмибез. Шуңа күрә хезмәткәрләрне саклау калу шартын яңадан карасалар без рәхмәтле булыр идек”, - диде Татарстан Рестораторлар һәм кунакханәләр ассоциациясе җитәкчесе Галина Шәрәфетдинова.

Икътисадның зыян күргән һәм эшчәнлекне яңарту таләп ителгән тармак компанияләре социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмалар ярдәм чарасыннан куллана ала.

Татарстан эшмәкәрләре мәшгульлеккә ярдәм итү өчен 13,6 млрд сумнан артык акча алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100