news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рәшит Нургалиев: “Эчке эшләр министрлыгының штаб бүлекчәләре роле артачак”
Рәшит Нургалиев РФ субъектлары эчке эшләр министрлыклары, идарәләренең штаб бүлекчәләре башлыкларының, идарә эшчәнлеген камилләштерү проблемаларына багышланган киңәшмәдә катнашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген РФ Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында узган РФ субъектлары эчке эшләр министрлыклары, идарәләренең штаб бүлекчәләре башлыкларының, идарә эшчәнлеген камилләштерү проблемалары буенча бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашучыларны, үзе һәм РФ Эчке эшләр министрлыгы исеменнән, Россия Эчке эшләр министрлыгының штаб бүлекчәләре оешуга 90 ел тулу белән тәбрикләде. Министр хокук сакчыларына алдагы эшчәнлекләрендә сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләде.
“Бүгенге көн шартларында Эчке эшләр министрлыгының штаб бүлекчәләре роле бары тик артачак. Беренче чиратта, бу хезмәтләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту, аларның эшчәнлеген координацияләү, эчке эшләр министрлыгының башка ведомстволар белән элемтәләрен ныгытуның актуальлеге артуы белән бәйле”, - дип ассызыклый Рәшит Нургалиев.
Министр бүген һәм иртәгә семинар-киңәшмәнең тәҗрибә алмашу, фикер алышу өчен “түгәрәк өстәл” формасында дәвам итәчәген билгеләп узды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot