М. Шәймиев һәм Р. Нургалиев РФ субъектлары ЭЭМ штаб бүлекчәләре киңәшмәсендә катнаша

РФ Эчке эшләр министрлыгының штаб бүлекчәләре оешуга 90 ел тулу уңаеннан, Казанда бөтенроссия киңәшмәсе уза
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Россия Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевның Казанга эш сәфәре, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында, РФ субъектлары эчке эшләр министрлыклары, идарәләренең штаб бүлекчәләре башлыкларының, идарә эшчәнлеген камилләштерү проблемалары буенча бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашуы белән дәвам итте. ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында узучы киңәшмәдә шулай ук ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, РФ ЭЭМ оештыру-инспекторлык департаменты башлыгы Владислав Волынский катнашты.
Минтимер Шәймиев чыгышында киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан башкаласы – 1000 еллык Казанда сәламләде. “Хокук саклау эшчәнлеге проблемаларына багышланган берничә федераль киңәшмә уздырдык. Күрәсең, тәҗрибә дә тупланадыр, илдә күп кенә юнәлешләр буенча эшчәнлекнең камилләшүен күзәтәбез. Милициягә мөнәсәбәт кискен үзгәрде, ышаныч артты”, - ди Президент.
Рәшит Нургалиев исә киңәшмәдә катнашучыларны үзе һәм РФ эчке эшләр министрлыгы исеменнән, штаб бүлекчәләре оешуга 90 ел тулу белән тәбрикләде.
Киңәшмә тәмамланганнан соң, Рәшит Нургалиев Яр Чаллы шәһәренә юл тотачак. Биредә аның шәһәр эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре өчен “Яшьлек” микрорайонында торак йортны куллануга тапшыру тантанасында катнашуы ниятләнә. Тантанада ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Яр Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков, Яр Чаллы шәһәре эчке эшләр идарәсе башлыгы Фәйзулла Хөсниев һәм башкаларның катшауы көтелә.
187 милиционер бүген кулларына яңа фатир ачкычлары алу бәхетенә ирешәчәк. Калган фатирларны 2009 елның беренче яртыеллыгында файдалануга тапшыру планлаштырыла. “Милиция йорты”нда барлыгы 327 милиционер гаиләсе өй туен уйнаячак. Шулай ук Эчке эшләр министры Яр Чаллыда махсус билгеләнешле милиция отряды базасында да булачак, кизү тору часте һәм вакытлыча тоту изоляторы эше белән танышачак.