news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов сайлау алдыннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте

17-19 сентябрьдә сайлау участокларына килергә һәм Татарстан үсешенә ярдәм итүче кандидатларны сайларга чакырам, диелә Президент мөрәҗәгатендә.

Рөстәм Миңнеханов сайлау алдыннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте
Владимир Васильев

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.

ТР Президенты билгеләп үтүенчә, бүген сайлау алды чоры тәмамлана. Якындагы өч көндә без Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаячакбыз. «Бу мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга илнең алдагы биш елга үсеш векторын билгеләячәк», — ди Рөстәм Миңнеханов.

Президент билгеләвенчә, Татарстан Дәүләт Думасында зур вәкиллеккә ия, закон чыгару эшчәнлегендә, федераль проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Бу республика мәнфәгатьләрен эзлекле рәвештә яклау һәм кешеләр тормышын яхшырту мөмкинлеге бирә.

«Бүген республикабыз — яшәү һәм эшләү өчен уңайлы, тотрыклы һәм икътисади уңышлы төбәк. Милләтара һәм динара тынычлык һәм гражданлык татулыгы — безнең горурлыгыбыз. Иҗади хезмәт һәм традицияләргә тугрылык казанышларыбызның һәм киләчәккә ышанычыбызның нигезе булып тора», — диде ТР Президенты.

Аның сүзләренчә, күпләр Татарстан үсешенең югары дәрәҗәдә булуын, кешенең үз-үзен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләрнең киңәюен билгеләп үтәләр, ләкин эшлисе эшләр байтак әле.

«Безгә сайлаучыларның бик күп тәкъдимнәре килде. Аларны хәл итү барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының аерым кайгырту предметы булачак. Туган республикабызның чәчәк атуына һәм Ватаныбызны ныгытуга юнәлдерелгән үзгәрешләрне дәвам итү мөһим. Сезнең күбегез бу курсны, тавыш биреп, хуплар дип өметләнәм», диелгән Президент мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100