news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы республика Президенты инаугурациясе көнен раслады

Тантаналы вакыйганың турыдан-туры теле- һәм радиотрансляциясе планлаштырылган, чара 18 сентябрьгә билгеләнгән.

Татарстан Дәүләт Советы республика Президенты инаугурациясе көнен раслады

(Казан, 16 сентябрь,«Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазифасына керешү тантанасы 18 сентябрьдә булачак. Чараны үткәрү датасын бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында депутатлар билгеләде.

Тантана Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Ул иртәнге сәгать 10да башлана.

«Тантананың әһәмиятлелеге һәм республика халкының зур кызыксынуы белән бәйле рәвештә, турыдан-туры теле-һәм радиотапшырулар оештыру тәкъдим ителә», - диде ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Чарага чакырылган кешеләрнең гомуми саны 770 кеше тәшкил итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов өчен республика Президентын сайлауда 1,9 миллионнан артык сайлаучы тавыш бирде, ягъни 83 проценттан артык булды. Татарстанда тавыш бирү 11-13 сентябрь көннәрендә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100