news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нур-Солтан һәм Алмата хакимнәре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны котлый

Тавыш бирү нәтиҗәләре Сезнең югары абруегыз һәм халыкның киң ярдәме булуны раслый, ди алар.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Казахстанның Нур-Солтан шәһәре Хакиме һәм Алмата өлкәсе Хакиме Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайлануы белән котлады. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Тавыш бирү нәтиҗәләре Сезнең югары абруегыз һәм халыкның киң ярдәме булуны раслый. Сезнең ике яклы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән зур өлешегезне билгеләп үтәсем килә, ышанам, хезмәттәшлегебез конструктив партнерлык һәм үзара аңлашу рухында үсәчәк һәм ныгыячак», - ди Нур-Солтан шәһәре Хакиме Алтай Күлгинов телеграммада.

Алмата өлкәсе Хакиме Амандык Баталов шулай ук телеграмма җибәргән.

«Алмата өлкәсе кешеләре исеменнән Сезне Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайлануыгыз белән котлыйм. Ышанам, Сезнең зирәк җитәкчелегегездә Татарстан барлык юнәлешләр буенча да зур уңышларга ирешәчәк. Сезгә – нык сәламәтлек, Татарстан һәм бөтен Россия иминлеге хакына билгеләнгән планнарыгызны гамәлгә ашыруда уңышлар, ә тугандаш Татарстан халкына тынычлык, иминлек һәм бәрәкәт телим», диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100