Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: «Сәләт» татар телен саклауда мөһим урынны били
Быел форумга 15 меңгә якын кеше җыелачак.
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районының Биләр авылында X «Сәләт» халыкара яшьләр белем бирү форумында катнашучылар белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» форумының татар телен һәм милли традицияләрне саклауда мөһим урын биләвен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, әлеге миссия Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аеруча актуаль.
«Бу изге җирдә чираттагы мәртәбә очрашуыбызга бик тә шатмын. Инде күп еллар дәвамында „Сәләт“ хәрәкәте меңләгән талантлы яшь кешеләрне берләштерә. Без зур булмаган палаткалы лагерьдан башлаган идек, бүген исә бу – бөтен кирәкле шартлар тудырылган яшьләр шәһәрчеге», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнехановка быел форумга 15 меңгә якын кеше җыелачагы хакында хәбәр иттеләр. 9 мең кеше форумда – онлайн, 6,4 мең кеше офлайн-режимында катнашачак. Алар — Татарстаннан, Россиянең 40 төбәгеннән һәм 6 илдән килгән вәкилләр. Быел «Сәләт»нең барлыгы алты сменасы узачак.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) киңәшләре буенча, сменага килгән кешеләр ПЦР-тестлар тапшыра, объектларда исә шәхси саклану чаралары кулланыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз