Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов "Казан" милли-мәдәни үзәген реконструкцияләү проектын бәяләде
Комплексны реконструкцияләү ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек кысаларында алып барыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген элеккеге "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасын реконструкцияләгәннән соң Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең нинди булачагын күрсәттеләр. Республика җитәкчесе төзелешне озакка сузмауларын сорады. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
"Татарстан Президентына стендта Милли китапханәнең нинди булачагын күрсәттеләр. Беренче катта - җәмәгатьчелек урыны. Монда мастер-класслар өчен студияләр урнашачак. Икенче катта Татарстанның милли әдәбият саклау урыны булачак", – диде Галимова. Проектта шулай ук 6 яшьтән зуррак балалар өчен аерым зона да булачак.
Агентлык әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов кайбер тәкъдимнәрне хуплады, ләкин үзгәрешләрне максималь тиз кертүне сорады. "Татарстан Президенты ТР Мәдәният министрлыгының интерьерлар, декорацияләр һәм архитектура карарлары проектын эшләп бетерү тәкъдимен хуплады, әмма моны ике атна эчендә эшләүләрен сорады. Төзелеш эшләре туктатылмаячак", – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.
- Элеккеге "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасында Милли китапханәне ачу ТАССР оешуга 100 ел тулуга әзерлек кысаларында планлаштырыла. Яңартылган комплекс республиканың бөтен тарихи мирасын туплау ноктасы булыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз