news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан вице-премьеры Сардор Умурзаков белән очрашты

Үзбәкстан һәм Татарстанның ике яклы товар әйләнеше 2020 елда 156,5 млн доллар тәшкил иткән.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаков белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан Президенты кабул итүче якка «Татарстан-Үзбәкстан» эшлекле форумын оештырган өчен рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, ул хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә ярдәм итәчәк.

«Безнең Сезнең илгә килүебез барыннан да элек, икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү эшен алга таба да көчәйтү ихтыяҗы белән бәйле. Болар барысы да Россия Федерациясе белән Үзбәкстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Пандемия безне бераз артка калдырды, без элемтәләрне активлаштырырга тиеш, дип өстәде ул.

Үзбәкстан һәм Татарстанның ике яклы товар әйләнеше 2020 елда 156,5 млн доллар тәшкил иткән. Экспорт структурасы күбесенчә җир өсте транспорты чаралары, пластмасса һәм агачтан һәм алардан эшләнмәләрдән, каучук, резина, нефть һәм аларның продуктларыннан тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча төп импорт: пластмассалар, текстиль эшләнмәләр, кием-салым.

Вице-премьер Татарстан белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Сезнең визит безнең өчен мөһим, Татарстан — Россиянең барлык өлкәләрдә иң алга киткән төбәкләренең берсе», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100