news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Татарстан белән Үзбәкстанның эшлекле хезмәттәшлек тарихы 1993 елда тиешле килешүгә кул куюдан башланды.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президенты белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияев белән очрашты һәм аның белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Россия - Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан белән Үзбәкстанның эшлекле хезмәттәшлек тарихы 1993 елда тиешле килешүгә кул куюдан башланды. Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгы ачылды, Үзбәкстанда Татарстан вәкиллеге эшли. Казан һәм Ташкент - тугандаш шәһәрләр.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты хезмәттәшлек елларында берничә Татарстан компаниясе белән уртак проектлар эшләнгәнлеген искә төшерде. Болар - КАМАЗ, «Татнефть», «ТАИФ», КМПО, Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы, POZIS, «Татхимфармпрепараты», «Ак Барс холдинг», «Татспиртпром» һәм башкалар.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча мин җитәкли торган ”Россия-Ислам дөньясы” стратегик караш төркемендә Үзбәкстаннан вәкил катнаша», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, ике илнең якынаюына бу мәйданчык та ярдәм итә.

Җавап итеп Шәүкәт Мирзияев Татарстанның идарә итү һәм башка инновацияләр чыганагы буларак әһәмиятенә игътибар итте. «Делегациябезнең Татарстанга һәр сәфәре республикабыз үсешенә яңа этәргеч бирә. Иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерсеннәр өчен сезнең төбәккә хезмәттәшләремне бик теләп җибәрәм», — диде Үзбәкстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100