news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан-Үзбәкстан» эшлекле форумы эшендә катнашты

Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлек 1993 елда имзаланган Хөкүмәтара килешү нигезендә төзелә.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаков «Татарстан-Үзбәкстан» эшлекле форумы эшендә катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Форумны ачып, Рөстәм Миңнеханов Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкләр дәрәҗәсендә эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар биргәне һәм ярдәм иткәне өчен Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Миромонович Мирзиеевка рәхмәт белдерәсем килә», — диде Татарстан Президенты.

Вице-премьер Рөстәм Миңнехановка форумда шәхсән катнашуы өчен рәхмәт әйтте. «Татарстан Россия белән безнең стратегик партнерлыкта аерым урын алып тора. Ышанычлы хезмәттәшлегебезне югары бәялибез. Үзбәкстанда бүген 300 меңгә якын татар яши. Үз чиратында Татарстанда 9 меңгә якын ватандашыбыз яши, — диде Сардор Умурзаков.

Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлек 1993 елда имзаланган Хөкүмәтара килешү нигезендә төзелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100