news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Үзбәкстан белән товар әйләнешен күп тапкыр үстерәчәкбез

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, апрель аенда Үзбәкстан Хөкүмәте башлыгы йөкләмәсе буенча Татарстанда Ташкент һәм Ташкент өлкәсе хакимнәре, торак-коммуналь хезмәт күрсәтү министры булган.

Миңнеханов сүзләренчә, бу очрашу территорияләр үсешенең төп юнәлешләре буенча тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде һәм делегацияләрнең нәкъ менә шундый үзара сәфәрләре яңа тәҗрибә тупларга һәм эшлекле элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирә.

«Без Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне актив үстерәбез. Узган ел пандемия аркасында товар әйләнеше кимеде, аны процентларда түгел, ә берничә мәртәбә үстерәчәкбез», — диде Татарстан Президенты.

«Үзбәк-Россия мөнәсәбәтләре хәзер моңарчы күрелмәгән күтәрелеш кичерә. Сезнең җитәкчелектә Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең иң уңышлы субъектларының берсе. Бүгенге сәфәр безнең мөнәсәбәтләрне тагын да тирәнәйтергә мөмкинлек бирәчәк», — диде Үзбәкстан премьер-министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100