Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Татарстан-Үзбәкстан» эшлекле форумында катнашу өчен Ташкентка килде
Сәфәр кысаларында Президент татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән дә очрашачак.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде. Бу турыда республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Ташкент халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаков һәм Россиянең Үзбәкстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Олег Мальгинов каршы алды.
«Үзбәкстанда Рөстәм Миңнехановның „Татарстан-Үзбәкстан“ эшлекле форумында катнашуы, бизнес-даирәләр белән очрашу, „TEXNOPARK“ җәмгыятендә булу, Үзбәкстан җитәкчелеге дәрәҗәсендә „Россия — Ислам дөньясы“ стратегик караш төркеменең көн тәртибе буенча эшләү планлаштырылган. Сәфәр кысаларында Президент татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән дә очрашачак», — диде Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз