news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Росавтодор башлыгы белән юлларның сыйфатын арттыру турында сөйләште

Татарстан Президенты белән Федераль юл агентлыгы җитәкчесенең очрашуы республиканың Хөкүмәт йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов Росавтодор башлыгы белән юлларның сыйфатын арттыру турында сөйләште
prav.tatarstan.ru

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Росавтодор башлыгы Роман Старовойт белән очрашты. Татарстан Президенты белән Федераль юл агентлыгы җитәкчесенең очрашуы республиканың Хөкүмәт йортында узды.

Очрашу барышында яклар Татарстанда юллар төзелеше проектларын тормышка ашыру, федераль һәм республка әһәмиятендәге юлларның сыйфатын, куркынычсызлыгын арттыру турында сөйләштеләр, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot