news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Катгый финанс дисциплинасын тәэмин итәргә кирәк

«Тулаем алганда, агымдагы елның 1 кварталында Татарстанның берләштерелгән бюджетының үз керемнәре 65,5 млрд сум тәшкил итте», — диде ул.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан финанс, казначылык һәм салым органнарының 2021 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсендә катнашты. Ул катгый финанс дисциплинасын, социаль йөкләмәләрнең абсолют үтәлешене тәэмин итәргә чакырды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда муниципаль районнар видеоконференцэлемтә режимында катнашты. Киңәшмәдә Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев, Федераль салым хезмәте вәкилләре дә катнашты.

«Бүген икътисадта узган елның тискәре тенденцияләрен тоябыз. Гыйнвар-март айларында сәнәгать җитештерүе индексы 97,7 процент тәшкил итте, ваклап сату әйләнеше 0,3 процентка кимеде. Бу шартларда да керемнәр һәм чыгымнар буенча республика бюджетын планлаштырылган күләмнәрдә үти алдык. Без, хезмәт хакын һәм социаль пособиеләрне дә кертеп, барлык социаль чыгымнарны вакытында башкардык. Тулаем алганда, агымдагы елның 1 кварталында Татарстанның берләштерелгән бюджетының үз керемнәре 65,5 млрд сум тәшкил итте», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2021 елга бюджет шактый кытлык белән формалаштырылган. «Катгый финанс дисциплинасын, шулай ук беренчел һәм социаль йөкләмәләрнең абсолют үтәлешен тәэмин итәргә кирәк. Илкүләм проектлар кысаларында безнең алда куелган бурычлар шактый чыгымнар таләп итә. Быел без бу проектларга 30,7 млрд. сум җибәрәчәкбез, шуның 8,2 млрд.сумы — республика бюджетыннан», — диде ул.

Федераль үзәк белән килешүләрдә салынган барлык параметрларга да ирешелергә тиеш, дип белдерде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов министрлыкларга һәм ведомстволарга дәүләт хезмәтләрен алучыларга аларның бурычлары турында мәгълүмат бирергә кушты.

«Моның өчен барлык шартлар да тудырылган — дәүләт һәм муниципаль органнар тиешле мәгълүмат ресурсына тоташтырылган, хезмәт күрсәткәндә салымнарны түләү өчен түләү документларын бастырып чыгару мөмкинлеге бар. Штабка бурычларны киметү буенча эшне җайга салуны дәвам итәргә кирәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100