Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Татарстанның Росреестр проектында катнашуы хакында сөйләде
Республика - Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмати ресурс булдыру буенча эксперимент гамәлгә ашырылачак сынау төбәкләренең берсе.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Росреестрның йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты.
ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул коллегиядә республиканың цифрлаштыру өлкәсендәге уңышлары, Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмати ресурс булдыру проектында катнашуы хакында сөйләде.
Песошин үз докладында Татарстанның Иркутск өлкәсе, Пермь һәм Краснодар крайлары белән бергә әлеге эксперимент гамәлгә ашырылачак дүрт сынау төбәгенең берсе булуы турында искәртте. Бу юнәлештә эш башланган инде.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, эксперимент үткәрү өчен Татарстанның бердәм электрон картографик нигезе булуы мөһим. Шунлыктан хәзерге вакытта Росреестр республика белән бергә 1:10000 масштабындагы цифрлы ортофотопланнар әзерләү программасын гамәлгә ашыра.
Чыгышының ахырында Песошин мәгълүматлар базасын тулыландырганы өчен Геодезия, картография һәм пространстволы мәгълүматлар инфраструктурасы үзәгенә рәхмәт белдерде.
Утырышта ведомствоның 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнар хакында фикер алыштылар, эшчәнлекнең төп юнәлешләрен, күчемсез милек өлкәсендәге закон чыгару инициативалары һ.б. темаларны тикшерделәр.
Чара Мәскәүнең «Сколково» инновацияләр үзәгендә узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз