news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка Гарнизон госпитале территориясен төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр

Татарстан Президенты кешеләр йөрсен өчен парк зоналарын чикләү ярамавын искәртте.

Миңнехановка Гарнизон госпитале территориясен төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр
Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссиянең чираттагы утырышын уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында региональ әһәмияттәге «Гарнизон госпитале» мәдәни мирас объекты территориясендә участокларны үстерү концепциясе каралды. Хәзерге вакытта комплексны реставрацияләүгә әзерләүдә проект һәм тикшеренү эшләре алып барыла.

Проект турында Казан архитекторы, Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясен эшләү проекты төркеме җитәкчесе Олег Маклаков сөйләде. Докладчы госпиталь белән янәшә булган территориядә торак комплексы төзүнең өч вариантын тәкъдим итте. Проект төркеме тарихи бакчаларның — Госпиталь паркының һәм Родион бакчасының үзара бәйләнешле һәм җәмәгатьчелек өчен ачык булу зарурлыгын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов кешеләр хәрәкәте өчен парк зоналарын чикләүнең ярамавы турында искәртте.

«Парк зоналары гомуми кулланылыштагы территорияләр, алар һәркем өчен ачык булган объектлар булып калырга тиеш. Хәрәкәткә бернинди чикләүләр дә булырга тиеш түгел», - дип искәртте Татарстан Президенты.

Комиссиядә барлыгы 11 объект каралды, аларны Казанда төзү планлаштырыла. Шулай ук Зөя утрау-шәһәрчеге территориясендә урнашачак ике объект бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100