В.Путин: “Немцовны үтерүчеләрнең исемнәре тикшерүчеләргә җинаятьтән соң бер көн узгач билгеле булды”

Борис Немцовны болай итеп үтерү – бик фаҗигале һәм оят күренеш, дип саный Президент

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Сәясәт эшлеклесе Борис Немцовны үтерүчеләрнең исемнәре тикшерүгә бер көн-көн ярымнан мәгълүм иде инде. Бу хакта бүген турыдан-туры элемтә барышында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

Илбашы мәрхүм Борис Немцовның шәхсән үзенә һәм хакимияткә бик каршы булуын билгеләп үтте, шул ук вакытта аралашкан чорда үзара мөнәсәбәтләренең начар булмавы турында белдерде.

“Немцовны болай итеп үтерү – бик фаҗигале һәм оят күренеш”, - дип белдерде В. Путин. Аның сүзләренә караганда, фаҗигадән соң көн-көн ярым узуга Федераль Куркынычсызлык хезмәте һәм эчке эшләр министрлыгы тикшерүчеләренә җинаятьне кылган затларның исеме билгеле булды. Аларны ничек итеп кулга алу соравы килеп басты, - дип, Президент махсус органнарның тырышлыгын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, моңа алар соңгы вакытта барлыкка килгән күп санлы мөмкинлекләр ярдәмендә иреште. - Бу мәсьәлә берничә сәгать эчендә хәл ителде. Махсус органнар бик яхшы һәм оператив эшләде. Үтерүгә заказ бирүчеләр табылырмы – монысын әлегә әйтә алмыйм, күз күрер”, - диде Владимир Путин.