news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: “Сугыш булмаячак”

Ростов өлкәсендә яшәүчеләр борчулары белән уртаклашты

 (Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Юлия Ревина). Россия территориясендә сугыш булмаячак, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин турыдан-туры элемтә барышында Ростов өлкәсе Гуково шәһәрендә яшәүче ханымның соравына җавап итеп.

“Без чик буенда урнашкан Гуково шәһәрендә яшибез, балаларыбыз өчен куркабыз. Сугыш хәрәкәтләре вакытында алар бик якында иделәр, шуңа без һәрвакыт китәргә әзер булып тордык. Әллә сугыш чынлап та булачакмы?” – дип сорады ул Россия Президентыннан.

Владимир Путин, үз чиратында, вакыйгаларның бу рәвешле үсеш алуы мөмкин түгеллеген ассызыклады. “Тынычлап яшәгез. Дөрес, билгеле бер снарядларның безнең территориягә очып килүләре белән бәйле чиктән тыш очраклар булды. Әмма аларны безнең гражданнарга зыян салырга омтылу дип түгел, ә очраклы һәм бәхетсезлек хәлләре дип кабул итәргә кирәк”, – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot