news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте

Рөстәм Миңнеханов пандемия чорында Казан психоневрология интернаты хезмәткәрләренең эшчәнлегенә аерым игътибар юнәлтте.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә Бөтендөнья социаль эш көне уңаеннан котлау тексты урнаштырган.

ТР Президенты үз сәхифәләрендә коронавирус инфекциясе таралган чорда Казан психоневрология интернаты хезмәткәрләренең эшчәнлеге турында сөйли торган ролик элгән.

«Бик зур рәхмәт! Хәтта пандемия шартларында да сез һәм сезнең коллегаларыгыз ярдәмгә бик тә мохтаҗ кешеләрнең дөньясын тагын да күркәмрәк итәсез!» - дип язган ул.

Бөтендөнья социаль эш көне ел саен мартның өченче сишәмбесендә 1983 елдан бирле билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot