Миңнеханов сәүдә челтәрләрендә товарларны контрольдә тоту буенча штаб төзергә кушты

Татарстанның ит, сөт, йомырка һәм икмәк буенча тәэмин ителеше 100 проценттан артык, шикәр һәм бәрәңге буенча 300 процент чамасы тәшкил итә.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә республика кибетләрендә кирәк булган азык-төлекләр һәм көндәлек кирәкле товарлар булуны аерым контрольгә алуны йөкләде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Республика Президенты Хөкүмәткә бу мәсьәләне контрольдә тотарга, шулай ук сәүдә челтәрләрендә көндәлек ихтыяҗ булган продуктларны тикшереп тору буенча штаб формалаштырырга кушты. Министрлар Кабинеты карары нигезендә, бу мәсьәлә белән вице-премьерлар: Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шөгыльләнәчәк. Алар көн саен ситуациягә мониторинг үткәрәчәк һәм аның турында оператив рәвештә хәбәр итәчәк», — диде Лилия Галимова.

Матбугат хезмәте җитәкчесе искә төшергәнчә, Татарстанда 1 меңгә якын азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиесе бар, алар Татарстан халкын тулы күләмдә азык-төлек белән тәэмин итә. Татарстанның ит, сөт, йомырка һәм икмәк буенча тәэмин ителеше 100 проценттан артык, шикәр һәм бәрәңге буенча 300 процентка якын, үсемлек мае буенча тәэмин ителеш нормадан 6 тапкырдан да югарырак.

Узган ял көннәрендә республикада зур сәүдә челтәрләрендә кайбер продуктларга ихтыяҗның артуы теркәлгән. «Өй янында» форматындагы кибетләрдә ихтыяҗ буенча үзгәрешләр күзәтелми.

«Кулланучылар әйберләрне күпләп сатып алу сәбәпле, республика халкының игътибарын азык-төлек сатып алуда рациональ якын килүнең мөһимлегенә юнәлтәбез. Практика күрсәткәнчә, күпләп сатып алынган товар кирәк булмаска мөмкин», — дип өстәде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта Татарстанда бер кешегә туры килә торган кибет саны нормадан югарырак. Бүген республикада алар 17 мең тирәсе исәпләнә, бу «кирәк була калса» дип запас җыю ихтыяҗы юк дигән сүз.