news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Чирмешән районының төп проблемаларын атады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, Чирмешән районында терлекчелеккә, барыннан да элек, сөт һәм ит җитештерүгә басым ясарга кирәк.

Фәрит Мөхәммәтшин Чирмешән районының төп проблемаларын атады
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чирмешән районында муниципалитетның узган елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында район Советы утырышында катнашты. Биредә тырыш хезмәтчәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр итте Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Фәрит Мөхәммәтшин былтыр республикада пандемиягә каршы барлык ысулларны кулланырга туры килүен әйтте. «Татарстан үзенең үсеш векторын саклап кала алды. Узган елда республика халык хуҗалыгының барлык тармаклары эшчәнлеге дәвам итте. 2021 елда социаль-икътисади үсешнең барлык күрсәткечләре буенча да үсеш булыр дип өметләнәбез, — диде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Чирмешән районының төп күрсәткечләре үтәлгән. Әмма торак төзелеше, сәламәтлек саклау, ваклап сату өлкәсендә зур мөмкинлекләр бар. Авыл хуҗалыгы нык үскән Чирмешән районында терлекчелеккә, барыннан да элек, сөт һәм ит җитештерүгә басым ясарга кирәк.

«Бүген районга сәнәгать мәйданчыгы кирәк. Муниципалитетларда алар бик кирәкле һәм бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Җитештерүчеләрне дә кызыксындырырга кирәк. Бу шулай ук эш урыннары булдыру, хезмәт хакы түләү, җитештерү күләмнәрен арттыру мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирчәк», — диде Мөхәммәтшин.

Ул федераль үзәктән һәм республикадан ярдәм булуын искәртте. «Сәнәгать мәйданчыгында хезмәтне оештыруның яңа формаларын табарга һәм икътисадтагы эшләрнең торышын җитди төзәтергә мөмкин. Хуҗалыкта күптармаклылык булырга тиеш», — диде ул.

Мөхәммәтәшин халык саны кимүгә бәйле борчылуын әйтте һәм район үзәк хастаханәсендә бала тудыру бүлеген торгызу ихтыяҗы турында үтенечне хуплады, ул моннан берничә ел элек оптимизация кысаларында ябылган. Бу мәсьәләләр турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә фикер алышу булачак.

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советына закон чыгару инициативаларын кертү мәсьәләләрендә муниципаль депутатларның активлыгын арттыру мөһим дип саный. «Шундый тырыш халкы булган Чирмешән районы, барлык үсеш күрсәткечләре буенча, ким дигәндә, республиканың ун алдынгы районы арасында булырга тиеш», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100