^Минтимер Шәймиев фикеренчә, льготачыларны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре төбәкләрдә хәл ителергә тиеш

^Минтимер Шәймиев фикеренчә, льготачыларны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре төбәкләрдә хәл ителергә тиеш

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев фикеренчә, льготачыларны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләрен чишү төбәкләр дәрәҗәсенә тапшырылырга тиеш. «Без базар икътисады шартларында яшибез. Барыбер дә ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе төбәкләргә биреләчәк дип уйлыйм, әмма чыгымнарны киметер һәм халык өчен кыенлыкларсыз булсын өчен моны тизрәк эшләргә кирәк», - дип белдерде Минтимер Шәймиев «Интерфакс-Поволжье» агентлыгына биргән интервьюсында.

Ташламаларын акчага алмаштыру турындагы закон үз көченә кергәнче, льготачыларны дарулар белән төбәкләрдәге тиешле хезмәтләр тәэмин итә иде, дип искә төшерде ул. Аларның эшчәнлеге контрольдә булып, дарулар бирү оешкан төстә узды, базарда конкуренция булды һәм бу, үз чиратында, бәяләргә йогынты ясады.

«Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән схема ташламалы категория гражданнары өчен дарулар базарын монополияләштерүгә китерде. Льготачылар өчен каралган кайбер препаратлар ирекле сатудагы тиңдәшеннән кыйммәтрәккә төшә, хәтта», - дип билгеләп үтте М.Шәймиев. Килеп туган вәзгыять федераль түрәләрнең льготачылар өчен дарулар югары сыйфатлы һәм түбән хаклы булачак дигән сүзләренең нигезсез булуын күрсәтте. Башка кыенлыклар да килеп чыга. Авырулар берничә ел дәвамында конкрет дарулар кулланган. Хәзер исә, дарулар исемлеге үзәктән билгеләнә, табиблар авыруны җайлашмаган башка препаратка күчерергә мәҗбүр. Вак нәрсә кебек тоелса да, сүз кеше турында, аның психологик халәте турында бара, дип ассызыклады Президент.

Аның сүзләренчә, бүген ташламаларны акчага алыштыру кирәкме, юкмы дигән сөйләшүләр актуаль түгел. "Закон кабул ителгән һәм аны үтәргә кирәк. Кем нәрсә генә әйтмәсен ил ташламаларны акчага алмаштыру юлын үтәргә һәм торак-коммуналь хуҗалык реформаларын гамәлгә куярга тиеш", - дип уйлый республика башлыгы.

Нәтиҗәдә, ташламаларны акчага алмаштыру процессы халыкка транспорт хезмәте һәм торак-коммуналь өлкәдә хезмәт күрсәтүне яхшыртырга тиеш. Федераль ташламадан файдаланучыларны дару белән тәэмин итүгә элеккегә караганда акча күбрәк бүленеп бирелүен исәпкә алып, монда бөтенесе халык өчен мөһим эшне яхшы оештырудан гына тора, -диде республика Президенты.

"Реформаларны ничек кенә авыр кабул итсәк тә, алар үтә, тормыш яхшы якка үзгәрә. Без үзебез дә үзгәрдек, яшәү шартларын һәм кибет киштәләрен реформага кадәр вакыт белән чагыштырырлык түгел. Шул ук вакытта, бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт хезмәте реформага кадәрге халәттә һәм бу беребезгә дә ошамый. Әгәр ошамый икән, аларны тамырдан үзгәртергә кирәк", - дип саный Татарстан җитәкчесе.

Бүген федераль һәм җирле хакимиятләр ташламаларны акчага алмаштыру турындагы законның эшләнеп бетмәвен күрде һәм әлеге реформаның нәтиҗәләрен йомшарту өчен чаралар күрә.

"Моның кебек авыр реформалар үткәрүдән без тәҗрибә тупларга тиеш, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә реформалар кирәклеген кире какмыйча, бу реформаларны гамәлгә кую кешеләргә һәм аларның яшәү шартларына ничек йогынты ясавы турында җитди уйларга кирәк", -дип өстәде М.Шәймиев.

Шул рәвешле, ул хәзер, халык берьюлы ташламаларны акчага алмаштыру һәм торак-коммуналь хезмәткә тарифлар арту белән очрашкан вакытта, мәгариф һәм сәламәтлек саклау системасындагы реформаларга җитди карарга кирәк.

"Бүген төбәкләрнең бюджетлары, бигрәк тә дотациялеләрнеке, ташламаларны акчага алыштыру белән бәйле уңайсызлыклар кичерә. Урта һөнәри белем системасының җирле дәрәҗәгә тапшырылуын исәпкә алырга кирәк. Әгәр югары уку йортларының күбесен өлешчә финанслауны субъектларга тапшырырга тәкъдим итсәк, төбәк бюджетлары моны күтәрә алмаячак", - дип йомгак ясады М.Шәймиев.