news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Вәлиеваның дөнья чемпионатында җиңүе турында: Афәрин, Камилә!

Татарстан Президенты Инстаграмдагы сәхифәсендә Камилә Вәлиеваның фотосурәтен урнаштырды.

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камилә Вәлиеваның фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында җиңүен бәяләде.

Ул инстаграмдагы сәхифәсендә Камилә Вәлиеваның фотосурәтен урнаштырган. «Безнең яшь якташыбыз — Европа чемпионы! Афәрин, Камилә!» — дип яза Рөстәм Миңнеханов.

Камилә Вәлиева ике программада 259,06 балл җыеп, кыска программа нәтиҗәләре буенча дөнья рекордын куйды. Россия фигуралы шуучысы Татарстанда туган һәм спорт белән Казанда шөгыльләнә башлаган.

Вәлиева шулай ук Россиянең гамәлдәге чемпионы, ул 2021 елның декабрендә ил беренчелегендә җиңү яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100