news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан күмәк вакцинация башлана

Рөстәм Миңнеханов республикада прививка ясау пунктларын арттырырга һәм сәнәгать предприятиеләрендә бу мәсьәлә буенча эшләрне активлаштырырга йөкләде.

Татарстанда коронавирустан күмәк вакцинация башлана
архив/Михаил Захаров

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан күмәк вакцинация башлана. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә киңәшмәсендә шул хакта әйтте. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат үзәге хәбәр итә.

«Вакцинация 57 медицина учреждениесе базасында башкарыла һәм безгә прививка ясау урыннары санын арттырырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм сәнәгать предприятиеләрендә бу мәсьәлә буенча эшләрне активлаштырырга йөкләде.

14 гыйнварга булган мәгълүмат буенча, 2 889 кешегә прививка ясаганнар. Алар — сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль өлкә хезмәткәрләре.

Рөстәм Миңнеханов вакцинация бушлай һәм ирекле ясалуын искәртте. Штаб көн саен күпме кеше прививка ясатуы турында хәбәр итеп торачак. Шулай ук Татарстан Президенты республикада яшәүчеләрне Роспотребнадзорның ковидка каршы барлык таләпләрен үтәргә өндәде.

«Гражданнарның бу таләпләрне үтәве, шәхси саклану чараларын куллануы, битлек киюе аркасында уңай нәтиҗәләр күрәбез», — дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.

13 гыйнварда Россия Президенты Владимир Путин киләсе атнадан коронавирустан күмәк вакцинацияне башларга кушты. Февральдә Татарстан 190 мең доза вакцина алырга тиеш иде, әмма дәүләт башлыгы йөкләмәсе белән ул арттырылырга мөмкин, дип хәбәр иткән иде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100