news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык өчен югары счетлар турында әйтте

Президент бу мәсьәлә буенча халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген белдерде.

Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык өчен югары счетлар турында әйтте
архив/Солтан Исхаков

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Күп кенә татарстанлылар декабрьдә җылыту өчен югары счетлар алды. Вазгыятьне игътибар белән өйрәнергә һәм һәр аерым очракны ачыкларга кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шимбә киңәшмәсендә шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр мөрәҗәгатьне игътибар белән тикшерегез, һәм әгәр исәпләүләрдә ялгышлар бар икән — төзәтергә. Иң мөһиме, аңлату эшләре алып барырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Декабрь салкын булды, шуңа җылылыкны куллану артты.

«Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев сүзләренчә, оешмада кайнар элемтә ачылган, гражданнар ягып җылыту счетлары буенча мөрәҗәгать итә ала. Рөстәм Миңнеханов мондый мөрәҗәгатьләрне оператив карарга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100