news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов районнарны минераль ашлама әзерләүне контрольдә тотарга өндәде

2021 елда язгы кыр эшләренә 28 млрд сумнан артык акча җәлеп итәргә кирәк, чәчү чыгымнарының өчтән берен минераль ашлама бәясе тәшкил итә.

Миңнеханов районнарны минераль ашлама әзерләүне контрольдә тотарга өндәде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Язгы кыр эшләренә быел 28 млрд сумнан артык акча җәлеп итәргә кирәк, ягъни бер гектар чәчүгә 9 мең сумга якын. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республикада Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Традиция буенча без чәчү эшләрен заем акчаларын да җәлеп итеп башкарабыз. Язгы кыр эшләрен башкаруга быел 28 млрд сумнан артык ресурс җәлеп итәргә кирәк», - диде Җәббаров.

Шуның 9 млрд сумы минераль ашламага (һәр гектарга 70 кг гамәлдәге матдә исәбеннән), 3,5 млрд сумы - орлыкка, 5 млрд сумы - үсемлекләрне саклау чараларына, 10 млрд сумы – ягулык һәм майлау материаллары һәм запас частьләргә, 2 млрд сумы чәчү кампаниясе чорына хезмәт хакына китәчәк. Бюджет ярдәме белән апрель ахырына кадәр хуҗалыкларга 3,4 млрд сум акча бирү планлаштырыла. 

Чәчү чыгымнарының өчтән береннән артыгын минераль ашлама бәясе тәшкил итә. Бүгенгә бер гектарга 29,6 кг тупланган,бу 2020 елга караганда 10,1 кг га артык.

Министр минераль ашлама алган районнарны атады: Минзәлә (гектарга 69 кг), Тәтеш (66 кг), Зәй (60 кг), Саба (59), Сарман (54 кг), Чистай (50) һәм Мөслим (47). Ашламалар сатып алу буенча артта калган районнар - Питрәч (гектарга 8 кг), Апас (4) Менделеевск (3) һәм Әгерҗе (2).

Шулай ук докладчы авыл хуҗалыгы кадрларының квалификациясен күтәрү өчен планлаштырылган семинарлар турында да сөйләде. 25 гыйнварда 2020 ел йомгакларына һәм алдагы чорда нәтиҗәлелекне арттыру планнарына багышланган киңәшмә узачак. Министр районнар башлыкларын семинарларда шәхси катнашырга һәм хуҗалыклар җитәкчеләрен генә түгел, белгечләрне, фермер хуҗалыклары башлыкларын да җәлеп итәргә өндәде. 

Рөстәм Миңнеханов районнарның минераль ашлама әзерләвен һәм семинарларда катнашуны контрольдә тотарга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100