Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: «КАМАЗ-мастер» эш планын дөрес төзегән — бу лаеклы уңышка илтә
Татарстан Президенты команданы «Дакар-2021» раллиенда җиңү белән котлады.
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер»ны «Дакар» раллиенда җиңүе белән котлады. Ул команда җитәкчесе Владимир Чагинга һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга телеграмма җибәрде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мактау пьедесталында барлык өч урынны да камазлылар алды — бу коллективта ныклы команда рухын, Камаз техникасының югары сыйфатын һәм команданың һәр әгъзасының профессионализмын раслау», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Дмитрий Сотниковның экипажын беренче «алтын бедуин» белән котлады. «Яшьләрнең компетенцияләре һәм тәҗрибәсе елдан-ел артуын күрү куандыра», — диде Татарстан Президенты.
Командада белгечләрне һөнәри үстерү буенча эш грамоталы төзелгән, һәм бу лаеклы уңышларын бирә, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз