news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һәм Зуайн Татарстан белән Аргентина хезмәттәшлеге турында фикер алышты

Узган ел Аргентина һәм Татарстан арасында товар әйләнеше 500 мең доллар тәшкил иткән.

Миңнеханов һәм Зуайн Татарстан белән Аргентина хезмәттәшлеге турында фикер алышты
ТР Президентының матбугат хезмәте

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аргентинаның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эдуард Антонио Зуайн белән очрашты. Фикер алышуда төп тема республикаларның сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре турында булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

«Татарстан - Россиянең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе. Без Россия - Аргентина мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез», - диде ТР Президенты.

Узган ел Аргентина һәм Татарстан арасында товар әйләнеше 500 мең доллар тәшкил иткән. Әмма ике якның да хезмәттәшлекне киңәйтү өчен перспективалы юнәлешләре бар. Бу, аерым алганда, автомобильләр, тракторлар, автобуслар, махсус техника һәм вертолетлар җыю производстволары челтәрен үстерү, энергетика, нефть химиясе һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек итү, шулай ук Латин Америкасы илләре базарларында КАМАЗ һәм КВЗның эшләвен арттыру.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның республика территориясендә Аргентина проектларын үстерү өчен мөмкинлек бирергә әзер булуын әйтте. «Без сезнең бизнес-делегацияне кабул итәргә әзер. Шулай ук безгә сезнең илдә нинди товарларны алга этәрә алуны аңларга кирәк», - диде ул.

Татарстанга сәфәре барышында Эдуардо Антонио Зуайн Бердәм презентация үзәге, ИТ-парк, Иннополис, ТР Фәннәр Академиясе һәм Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot