news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин Татарстан Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышын үткәрде

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы әгъзалары «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» республика конкурсы турындагы нигезләмәләрне яңа редакциядә карады.

Песошин Татарстан Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышын үткәрде
tatarstan.ru

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасының Күзәтчелек советы утырышын уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларны финанслау мәсьәләләре турында фикер алышынды», — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы әгъзалары «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» республика конкурсы турындагы нигезләмәләрне яңа редакциядә карадылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100