Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «СИБУР» башлыгын һәм «Газпром»ның идарә рәисе урынбасарын кабул итте
Иннополиста «Газпром» акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә багышланган киңәшмә узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «СИБУР Холдинг» компаниясенең идарә рәисе Дмитрий Конов һәм «Газпром»ның идарә рәисе урынбасары Виталий Маркелов белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүгенге очрашу барышында Виталий Маркелов һәм Рөстәм Миңнеханов «Газпром» акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы арасындагы алдагы хезмәттәшлек, ике якка да файдалы кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышты», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Виталий Маркелов һәм Дмитрий Конов Татарстанга кичә рәсми сәфәр белән килде. Бүген ТР Президенты һәм «Газпром»ның идарә рәисе урынбасары Иннополиска барыр дип көтелә. Анда «Газпром» акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерүнең перспективалы юнәлешләренә багышланган киңәшмә узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз