Рөстәм Миңнеханов «Туполев» директорлар советын җитәкләргә мөмкин

«Туполев» ГАҖ – ракета йөрткечләр һәм махсус билгеләнүдәге самолетлар проектлау, җитештерү һәм сатудан соң хезмәт күрсәтү өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы предприятиесе.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» гавами акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе булырга мөмкин.

«Чыганаклар хәбәр иткәнчә, якын арада Рөстәм Миңнехановның „Туполев“ гавами акционерлык җәмгыятенең директорлар советын җитәкләү ихтималы бар», - дип хәбәр итте «Татмедиа»ның Telegram-каналы.

Рәсми хәбәрләрдән күренгәнчә, 30 августта предприятиедә директорлар советының җиде кешедән торган яңа составын сайлаганнар. Компания директорлар советы утырышы 16 сентябрьгә билгеләнгән, анда рәис сайлау турындагы мәсьәләне караячаклар.

«Туполев» ГАҖ – ракета йөрткечләр һәм махсус билгеләнүдәге самолетлар проектлау, җитештерү һәм сатудан соң хезмәт күрсәтү өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы предприятиесе. Компания Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе («Ростех» дәүләт корпорациясе идарәсендәге «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ) стратегик һәм махсус авиация дивизионының төп предприятиесе санала.

Казанда «Туполев»ның филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы урнашкан. Предприятиедә Ту-214 очкычы җитештерелә, завод Россия Һава-космик көчләре авиациясе өчен Ту-22М3 һәм Ту-160 самолетларын ремонтлау һәм яңарту белән шөгыльләнә. 2015 елда Ту-160 стратегик бомбардировщиклары кабат җитештерелә башлады.