Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстанның күп балалы гаиләләрен бүләкләде

Республика җитәкчесе үз чыгышында Татарстанның теркәлгән никахлар буенча Идел буе федераль төбәге лидерыларның берсе булып калуын әйтте: узган ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч арткан.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова) Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова Татарстанның күп балалы гаиләләрен тантаналы кабул итте.

Тантаналы чарада республиканың биш һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләүче аналарына Россия Федерациясенең «Ата-ана даны» ордены һәм Татарстан Республикасының «Ана даны» медале тапшырылды. 

«Традиция буенча, без бүген Татарстанның республикабызга зур өлеш керткән, балаларын җәмгыятьнең абруйлы кешеләре итеп тәрбияләүче үрнәк гаиләләрен олылыйбыз. Аеруча рәхмәт сүзләрен бүген „Ана даны“ медале тапшырылачак күп балалы гаҗәеп гаиләләргә белдерәсем килә», — диде Татарстан Президенты залдагыларга мөрәҗәгать итеп.

Бу көнне Казан Кремлендә икътисадның һәм социаль өлкәнең төрледән-төрле тармагы вәкилләре җыелган иде. Тантаналы кабул итүдә табиблар да, авыл хезмәтчәннәре, төзүчеләр, нефтехимиклар да булды.

Республика җитәкчесе үз чыгышында Татарстанның теркәлгән никахлар буенча Идел буе федераль төбәге лидерыларның берсе булып калуын әйтте: узган ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч арткан. Ә бу татарстанлыларның киләчәккә оптимизм белән каравы турында сөйли. Моннан тыш, республикада балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен күп нәрсә эшләнә, дип әйтте ул, һәм республиканың барлык гаиләләренә дә уңышлар, сәламәтлек, мәхәббәт, гармония һәм үзара килешеп яшәүне теләде.

Гаилә институтын ныгытуга һәм балалар тәрбияләп үстергән өчен, Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә Россиянең «Ата-ана даны» ордены белән Балтач районының 15 бала тәрбияләп үстерүче Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар гаиләсе бүләкләнде. 

Балалар тәрбияләп үстергәне һәм гаилә традицияләрен саклаулары өчен, Татарстан Республикасы Президенты указы белән республиканың «Ана Даны» медале Мөслим районыннан Луиза Габдрахмановага, Кама Тамагы районыннан Альбина Гыйззәтуллинага, Балтач районыннан Анна Филиповага тапшырылды. Алар барысы да бишәр бала үстерә. Шулай ук медаль Казанда яшәүче алты бала әнисе Марина Варламовага да бирелде.

Барлык гаиләләргә дә Татарстан Президентының истәлек бүләкләре тапшырылды. Алар өчен республиканың сәнгать коллективлары чыгыш ясады.