Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисы резидентлары белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов «Химград» җитәкчелегенә һәм төрле компанияләр вәкилләренә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Химград» технополисында булдылар. Рөстәм Миңнеханов технополис резидентларының җитештерү мәйданчыкларын карады, дп хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Ул «Индевер» (полимер түгүткәргечләр җитештерү), «Прецезия» ИҮ» (эшкәртелүче йөкләр күләмен мониторинглау һәм бәяләү өчен техник чаралар комплексын чыгару), «РМД» (төрле материалларның үзенчәлекләрен тикшерү һәм авиаконструкцияләрне сынау лабораториясе булдыру), Софьина Е. Н. (матраслар җитештерү), «Эйдос-Робототехника» (Covid-19 ачыклау буенча тест-системалар өчен технологияләр) компанияләре эшчәнлеге белән танышты.

Аннары Татарстан Президенты урамда оештырылган резидент компанияләр продукциясе күргәзмәсен карап чыкты. Биредә мини-тракторлар, арт-объектлар, ландшафтлы төзекләндерү өчен арт-объектлар, 3D-принтердан эскәмияләр, көймәләр, нефть-газ химиясе тармагы өчен исәпкә алу системасы, автомобильләр өчен аудиотехника тәкъдим ителде.

Автокомпонентлар җитештерү буенча «Автомастер» компаниясе мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов «Химград»та урнашкан предприятиеләр хезмәткәрләре белән очрашты. Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген технополис базасында югары технологияле производстволар үсә, ә җитештерелә торган продукция иң заманча таләпләргә җавап бирә.

«Без „Химград“ уңышларына шатланабыз. Бу проектны башлаганда бу урында „Тасма“ заводы җимерелгән иде. Бүген биредә заманча производстволар урнашкан, аларда 10 меңгә якын кеше эшли. Алга таба да республиканы алга этәрәчәкбез», — диде ТР Президенты һәм хезмәткәрләрне коронавирусны профилактикалау чараларын үтәргә өндәде.

Әңгәмә барышында техник белгечләр әзерләү темасын да кузгаттылар. «Бу актуаль мәсьәлә. Без бу тема буенча Куркынычсызлык советы утырышын үткәрергә планлаштырабыз. Эшче белгечлекләрне әзерләү, шул исәптән заманча җиһазларда эшләү күнекмәләре белән дә — бу юнәлештә бик җитди эшләргә кирәк. Якын арада без бу мәсьәләләрне һичшиксез караячакбыз», — дип билгеләп үтте ТР Президенты.

«Салават Күпере» торак комплексында яшәүче хезмәткәрләр микрорайоннан Горький шоссесына кадәр юлны киңәйтү планнары белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу юнәлештә эш алып барыла инде. «Тулаем алганда, „Салават күпере“ дә социаль инфраструктура яхшы үсеш ала: мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшли, яңа парк төзелә. Юл буенча мәсьәлә бар, әмма без бу темага керештек инде», — диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Химград» җитәкчелегенә һәм төрле компанияләр вәкилләренә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Технополиска визит ахырында Татарстан Республикасы Президенты сыгылмалы төрү материаллары һәм полимер пленкалар чыгару буенча «Данафлекс-Нано» производствосында да булды.