news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казанда Бөтендөнья мирасы комитеты 46нчы сессиясен үткәрергә тәкъдим итте

Чараны оештыру буенча эш төркеменең беренче утырышын Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үткәрде.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). 2022 елда Казан ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 46нчы сессиясен кабул итәргә мөмкин. Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чараны оештыру һәм уздыру буенча эш төркеменең беренче утырышын уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышны ачып, Минтимер Шәймиев, ел башында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Тышкы эшләр министрлыгына Казанда 2022 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 46нчы сессиясен үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итүен сөйләде. Бу инициативаны Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров һәм Россия Президенты Владимир Путин хуплаган.

«Бу бик зур ышаныч. Без яхшы әзерләнергә тиеш. Безнең дөнья җәмәгатьчелегенә, 190 дәүләт вәкилләренә һәм сессия кунакларына тәкъдим итәрлек әйберләребез бар. Безнең республика мәдәни мирасны саклауга аеруча зур игътибар бирә, уңышлы һәм тотрыклы рәвештә үсә. Соңгы елларда Татарстанның өч тарихи объекты бөтендөнья универсаль хәзинә булды», - дип искәртте ул.

«Пандемия белән бәйле кыенлыкларга карамастан, без 100 процент әзер булырга тиеш», – дип искәртте Минтимер Шәймиев.

ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе Бөтендөнья мирасы комитетының 46нчы сессиясе юбилей булачак, чөнки 2022 елда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында Конвенция кабул ителүгә 50 ел тула, диде. ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азулега 46нчы сессияне үткәрүгә Казан кандидатурасын тәкъдим итү турындагы рәсми хат җибәрелгән инде, дип өстәде ул.

Орджоникидзе сүзләренчә, «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә чараны уздыру өчен барлык шартлар да бар. Өч мең урынлык зал-трансформер ЮНЕСКО таләпләренә туры килә, конвенция секретариатының эшен оештыру өчен мөмкинлекләр бар.

Моннан тыш, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре сессиягә әзерлек һәм аны уздыру буенча федераль оештыру комитеты төзергә кирәк булачагын хәбәр итте. Анда барлык профильле федераль министрлар керәчәк.

Вице-премьер – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, үз чиратында, республика оештыру комитетын оештырырга тәкъдим итте, ул федераль оештыру комитеты структурасының бер өлеше булыр иде. Аңа әзерлек эшләренең аерым юнәлешләре өчен җавап бирүче Татарстан министрлары керергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100