news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

17 августтан Татарстанда театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары эшли башлаячак

Татарстан чикләүләрне юкка чыгаруның өченче этабына күчте.

17 августтан Татарстанда театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары эшли башлаячак
Татар-информ архивы

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстанның чикләүләрне юкка чыгаруның өченче этабына күчүе — Роспотребнадзор белән Сәламәтлек саклау министрлыгының килешеп эшләү нәтиҗәсе. Бу турыда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

«Без чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчәбез. Бу Роспотребназдор, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм безнең муниципалитетларның системалы һәм җайга салынган эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Коронавирус темасы көн тәртибеннән алынмый, без әкренләп чикләүләрне киметүне дәвам итәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

17 августтан Татарстанда театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары һәм аквапарклар эшли башлаячак. Алар яртылаш кына тулы булырга тиеш. Моннан тыш, хәзер ачык мәйданчыкларда да, биналарда да чаралар уздырырга мөмкин. Беренче очракта йөз кеше катнаша ала, икенчесендә 50 проценттан да артык кеше булырга тиеш түгел. Шулай ук 25 процент кына тамашачы җыеп, спорт чаралары да үткәрергә рөхсәт ителә, ә биналарда үткәрелгән банкетларда илле кешедән артырга тиеш түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100