news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасын үтәүне аерым контрольгә алырга кушты

Катлаулы икътисади хәлгә карамастан, программа финансланды.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруны аерым контрольгә алырга кушты. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова эш барышы буенча хисап тотты. Төзелеш һәм төзекләндерү эшләре 536 объектта алып барыла, юл эшләре 255 объектта төгәлләнгән инде.

Юл эшләренең уртача 52,6 проценты төгәлләнгән. Иң күбе Казанда (72,9 процент), Яшел Үзән (71,6 процент) һәм Чистай (68,9 процент) районнарында эшләнгән, иң азы — Саба (19,7 процент), Лениногорск (19,1 процент) һәм Кайбыч (18,3 процент) районнарында.

Белгечләр ишегалларында башкарылган эшләрдәге җитешсезлекләрне бетерү буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча актив эшли. Аерым алганда, бер атна эчендә 551 мөрәҗәгать килгән, ә кайнар линия һәм башка коммуникация каналларының эш срогында — 11,6 мең.

Катлаулы икътисади хәлгә карамастан, программа финансланды, диде Рөстәм Миңнеханов. Ишегалды территорияләрен сыйфатлы итеп төзекләндерергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100