Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Нурлат районында «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруны тикшерәчәк
Нурлат районында әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында 102 ишегалдын ремонтлау күздә тотыла.
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында бер күп фатирлы йортның территориясе белән танышачак һәм муниципалитетта «Безнең ишегалды» проектының үтәлешенә бәя бирәчәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов моңа кадәр Казанның Киров районында ишегалларын төзекләндерү барышына бәя биргән иде.
«Республикада әлеге проект актив рәвештә гамәлгә ашырыла. Президент шушы көннәрдә генә эшләрнең барышы белән танышу өчен Казан ишегалларының берсендә булды. Хәзер ул бу проектның Нурлат районында ничек гамәлгә ашырылуын караячак», — дип искәртте Галимова.
Нурлат районында «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 102 ишегалдын ремонтлау күздә тотыла. Агымдагы елда 16 ишегалды территориясен төзекләндерү каралган, бүгенге көндә 11 объектны тәртипкә китерәләр — башкарылган эш күләме 60 процент тәшкил итә.
«Президентка нинди эшләр башкарылуын күрсәтәчәкләр һәм эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирәчәкләр», — дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.
Сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов Нурлат районы кырлары (бүгенге көндә районда урып-җыю эшләре бара) белән дә танышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз